Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чехиядә Рим папасы вәгазен 120 мең кеше тыңлады


Рим папасы Бенедикт XVI Чехиянең көньягындагы Брно шәһәрендә ачык һавада вәгазен тыңлар өчен 120 меңләп кеше җыелды.

Католиклар юлбашчысы техник һәм социаль өлкәләрдә алга китү һәрчак “рухи тынычлык” бирми, дип тормышның бу ягын да истә тотарга чакырды.

Бенедикт XVI Чехиягә шимбә көнне килде. Аның сәфәре өч көн дәвам итә.
XS
SM
MD
LG