Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Алтын Минбәр” интернетта күрсәтеләчәк


Татарстанның интернеттагы сәхифәләренең берсендә “Алтын минбәр” кинофестивален ачу тантанасын туры эфирда карап булачак, диде республиканың мәдәният министры Зиля Вәлиева.

Чара Казанда 30 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр үтәчәк. Бәйгедә катнашу теләген 400ләп фильм белдергән. Комиссия 35 илдән 36 әсәрне сайлап алган. Татарстан “Алтын минбәрдә” үзенең ике фильмын тәкъдим итәчәк.

Фестиваль кысаларында Төркия киносы көннәре, Русия кино осталары белән түгәрәк өстәл сөйләшүе үтәчәк.

Чараны ачу тантанасына танылган режиcсер Никита Михалков киләчәк.
XS
SM
MD
LG