Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар: Хакимият милләтчелекне күтәрә


Хокук яклаучылар Кремль яклы “Наши” хәрәкәтенең 4 ноябрьдә “Рус йөреше” үткәрүе Русиядә милләтчелекне рәсмиләштерү булачак ди.

Галина Кожевникова
СОВА хокук яклау үзәге җитәкчесе Галина Кожевникова: “Әгәр дә гади кеше милләтче шигарь астында 20 мең үсмерне күрсә, моның инде кануный гамәл булуын яхшы аңлаячак. Мондый гамәлләр милләтчеләрнең шигарьләрен кануныйлаштыра”, - диде.

Узган атнада “Наши” хәрәкәте милләтчеләрдән “Рус йөреше” брендын тартып алу өчен Милли бердәмлек һәм татулык көнендә 20 мең тарафдарын урам җыенына туплаячагын белдерде.

“Рус йөрешен” оештыручыларның берсе, “Наши” хәрәкәте комиссары Екатерина Грудина: “Без милләтчеләрдән бу исемне тартып алырга телибез, чөнки алар өчен күзләре һәм борыннары билгеле бер төрдә булганнар гына урыслар. Ә без Русия ватандашы булган һәркемне урыс дип саныйбыз”, - ди.

“Наши” комиссарлары милләтче “Рус йөреше” үткәрү ниятләрен узган атнада Русия президенты идарәсе башлык урынбасары Владислав Сурковка да җиткергән һәм аңа бу ният бик тә ошаган.

Владислав Сурков

Нашилар әйтүенчә, Сурков аларга: “Сез сәяси системабызның алдынгы сугышчан төркеме. Мин элеккечә үк урамдагы өстенлек безнең өчен зарур булган өстенлек дип саныйм. Бу өстенлекне безгә сез һәм киңкүләм урам чараларын оста итеп үткәрүче барлык башка оештыручылар тәэмин итә”, - дигән.

Милләтчеләр исә “Наши”ның “Рус йөрешен” тартып алу тырышлыгы көлке дип белдерә. ДПНИ милли шурасы әгъзасы Владимир Тор: “Алар урысларсыз гына, башка милләт халыклары катнашында “Рус йөреше” үткәрергә җыена. Бу ниндидер саташу. Без Люблинода “Люблизон”га һәм базарлардагы чит ил кешеләренә каршы үз йөрешебезне үткәрәчәкбез. Бу чын проблема. Безне меңнәрчә кеше яклаячак. Чөнки без чын күңелдән чыгабыз, бернинди иммитация белән шогыльләнмибез”, - ди.

Дмитрий Демушкин

“Славян берлеге” җитәкчесе Дмитрий Демушкин: “Бу исем барыбер безнеке булып калачак, чөнки 2008 елда ук Краснопресненски мәхкамәсе мине Мәскәүдәге “Рус маршларының” бердәнбер оештыручысы дип атады. Безнең чарага такырбашлар, уңнар килә. Алар “Русиягә дан!” дип кычкырырга тели. Әгәр дә “нашилар” безне кирмән янына үткәрергә телиләр икән, без моңа шатланачакбыз гына. Әгәр дә студентларны җыйсалар, без аерым җыенга чыгачакбыз”, - диде.

Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәгенең аналитик бүлеге башлыгы Леонтий Бызов исә кирмәндәге сәяси технологияләр белән шогыльләнүчеләр элегрәк тә милләтчеләрне үз якларына тартып карады ди.

“Бердәм Русиянең” сәясәт бүлегенең идеология идарәсен җитәкләүче Иван Демидов шогыльләнергә тиеш булган. Бызов фикеренчә, моңа өлешчә генә ирешеп булачак, чөнки “нашиларда” бернинди җан ату юк. “Бу Кремльдән идарә ителүче, ясалма рәвештә төзелгән структура. Аның әгъзаларын карашлар түгел, ә акча эшләтә. Әлбәттә 4 ноябрьдә “Наши” зур урам чарасы үткәрәчәк. Әмма милләтчелеккә каршы көрәштә аның бернинди дә тәэсире булмаячак” ди Бызов.

XS
SM
MD
LG