Accessibility links

Кайнар хәбәр

Паолилло: Милан Казаннан шүрли


"Интер" башлыгы Эрнесто Паолилло
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:05 0:00


Дүшәмбе Казаннар шәһәр кирмәнендә Европада иң көчле футбол такымнарыннан саналган Италиянең “Интер” уенчыларын күрә алды. Биредә алар татар тарихы белән танышты.

Такымның генераль башлыгы Эрнесто Паолилло “Азатлык”ка биргән әңгәмәсендә Казанның искитәрлек шәһәр икәнлегенә басым ясады. “Кызганыч, без бирегә 2 көнгә генә килдек. Шәһәрнең бөтен матур җирләрен карап өлгермиячәкбез”, диде ул.

Билгеле булганча, Европа футбол беренчелеге кысаларында “Рубин” белән “Интер” такымнары 28 сентябрь көнне уйнаячак. “Интер” такымы җитәкчелеге әлеге уеннарга әзерлекне болай бәян итте.

“Рубин бик көчле такым. Без андагы уенчыларның ничек уйнаганнарын озак вакыт күзәтеп бардык. Бу очрашуга җитди әзерләндек. Уенның катлаулы булганын, көчле команда белән көч сынашуыбызны аңлыйбыз. Хәтта бу очрашу безне бераз куркыта да”, ди “Интер”ның җитәкчесе Эрнесто Паолилло.

Милан кунаклары көч сынашырга әзер булса да, Казанда футбол сөючеләре исә, “Рубин” белән “Интер” очрашуы өчен борчылып тора. Чөнки бу көннәрдә Татарстан такымының бер төркем җанатары күп кенә спорт сөючене әлеге уенга бармаска өнди. Бу гамәлне алар, шәһәрнең милиция хезмәткәрләренә каршы башкара.

Билгеле булганча, җомга “Рубин” Пермьнең “Амкар” такымына җиңелгәч, милиция хезмәткәрләре 50гә якын җанатарны, сугышырга теләүдә гаепләп кулга алды һәм 7 тәүлеккә ирегеннән мәхрүм итте. Шәһәр читенә чыгып ял итергә теләгән җанатарларны милиция хезмәткәрләре Константиновка бистәсе янында тоткан. Хокук саклаучылар сүзләренчә, ике такымның да җанатарлары Казаннан 200 чакрым тирәсе, Татарстанның Мамадыш районында сугышырга ниятләгәннәр.

“Независимая газета” басмасына исә эчке эшләр министры вәкиле, әлеге чаралар футбол уеннарын мөмкин кадәр имин уздыру өчен башкарыла дигән. “Әлеге 50 җанатар якындагы 7 көндә футбол уеннарына кертелми. Димәк, анда начарлык кылып өри алмый”, дигән исемен әйтергә теләмәгән белгеч.

Милан кунаклары исә, Казанга һич тә сугышыр өчен түгел, ә футбол уйнар өчен килгән. Шуңа да “без бу хәлләрдән хәбәрдар түгел”, ди “Интер” башлыгы Эрнесто Паолилло.
XS
SM
MD
LG