Accessibility links

Кайнар хәбәр

Африка Берлеге Гвинеядагы үтерешне хөкем итә


Африканың 53 дәүләтен берләштерүче Африка Берлеге Гвинея хәрбиләренең оппозиция тарафдарларына ут ачып 160-лап кешене үтерүен хөкем итә.

Фаҗига дүшәмбе көнне Гвинея башкаласы Конакрида булды.
Илнең хәрби җитәкчесе Мусса Камараның президент вазифасына сайлану ниятенә ризасызлык белдереп урам җыенына 50 меңләп кеше килде.

Камара хәрбиләр арасындагы “фәрманнарга буйсынмаучылар” ут ачкан ди.
XS
SM
MD
LG