Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Наши" журналистны җәзага тарту өчен имза җыя


Кремль яклы “Наши” яшьләр хәрәкәте журналист һәм хокук яклаучы Александр Подрабинекка каршы җинаять эше ачу таләбе белән имза җыюга кереште.

Наши белдерүенчә, прокуратурага мөрәҗәгатьне хуплап имза җыю Русиянең 20 төбәгендә алып барыла. Моңарчы бу хәрәкәт Подрабинекка каршы намус һәм абруйны яклау матдәсе нигезендә мәхкамәгә мөрәҗәгать иткән иде.

Сишәмбедән башлап алар Подрабинекның йорты каршында вакыты чикләнмәгән пикет башлады.

Наши хәрәкәте Подрабинекны Мәскәү хакимиятенең “Антисоветский” исемле ресторанны исемен алмаштырырга мәҗбүр итүе турында язган мәкаләсе өчен эзәрлекли.

Хокук яклаучылар Подрабинекка карата янауларга борчылу белдерә һәм аны эзәрлекләүне туктатырга чакыра.
XS
SM
MD
LG