Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт пикетлары артында хакимиятләр тора икән


29 сентябрьдә Уфада, республика прокуратурасы һәм ФСБ идарәлеге урнашкан бина янында “башкорт милли оешмалары җитәкчеләрен махсус органнар тарафыннан эзәрлекләүгә каршы” пикет оештырылды.

Формаль күзлектән караганда, бу пикетны Бөтендөнья башкортлары корылтае, Башкорт яшьләре иттифагы, “Мирас” мөселман хәрәкәте оештырган иде. Пикетка китерелгән туксанлап башкорт студентлары кулында “ФСБ – Башкорт яшьләре иттифагыннан кулыңны ал!”, “ФСБ – башкорт яшьләрен экстремизмга этәрмәгез!”, “Бер башкортны сорау алуга чакырсагыз – бөтенесе белән эш итәргә туры киләчәк!”, “Без меңнәр! Барыбызны да утырта алмассыз!”, “Уфагуб экстремистларын җавапка тарттырырга!” дигән һ.б. плакатлар бар иде.

Әлеге пикет алдыннан Башкортстанның дәүләт телевидениесы шушы ук башкорт оешмалары җитәкчеләренең махсус матбугат конференциясен күрсәтте. Шуңа күрә дә җәмәгатьчелектә - бу пикетны чынбарлыкта Башкортстан җитәкчелеге оештыра, дигән сүз таралган иде. Ниһаять, мондый сүзләр раслана башлады сыман. Башкортстан оппозициясе штабына Башкортстан республикасы хөкүмәте карамагындагы матбугат, нәшрият һәм полиграфия эшләре буенча идаралык җитәкчесе, милиция полковнигы Эдуард Юлдашев кул куйган бер рәсми документ килеп кергән.


Баксаң, хөкүмәт түрәсе Башкортстанның рәсми мәгълүмат чараларына әлеге пикетны киң яктыртырга кушкан хат җибәргән икән. Әгәр бу хат чынлап та реаль икән – ул чагында башкорт пикетларын республика җитәкчелеге оештыра диючеләр хак булып чыга. Әйткәндәй, республика газетлары чынлап та үткән пикетны киң яктырттылар.
XS
SM
MD
LG