Accessibility links

Кайнар хәбәр

Романиядә хөкүмәт таркалды


Романиядә атна башында башланган сәяси низаг тирәнәя. Президент Траян Басескуненың вазыйфадан алынган премьер ярдәмчесе һәм эчке эшләр министры урынына билгеләнгән кешене хуплавы, хөкүмәтнең сул канатында ризасызлык тудырды. Социaль Демократ партиясе вәкилләре хөкүмәттән аерылды.

Хөкүмнәтне таркаткан кризис, дүшәмбе көнне премьер Эмиль Бокның ярдәмчесе Дан Никаны вазыйфадан алып, аның урынына башка кешене билгеләү белән башланды. Президент, премьер атаган намзәтне хуплавын белдерүе хөкүмәттәге сул канатта ризасызлык тудырды һәм алар бергәләп хөкүмәттән чигенәчәкләрен игълан итте.

Вазыйфадан алынган Дан Ника ясаган чыгышында: "Романиядә икътисади кризистан соң чыккан сәяси кризис бик начар нәтиҗәгә этәрергә мөмкин", дип белдерде.
XS
SM
MD
LG