Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Җиңү алиһәсе” – татар “Оскары”


Спектальдән күренеш
Спектальдән күренеш

Уфа “Нур” татар театры яңа иҗат мизгелен ачты. 18нче сәнгать елын ачканда нурлылар тамашачыларга җәй буе әзерләгән яңа спектакльне тәкъдим итте.

Мостай Кәримнең “Кичке табын” әсәре буенча сәхнәләштерелгән премьера ул. Әлеге тамашаны “Нур” театры иҗат көчләре Мостай Кәримнең 90 еллык юбилеена багышлады. Шушы ук спектакль белән алар Уфада 14 октябрьдә ачылачак театр фестивалендә дә катнаша. Бу фестиваль дә тулысынча М. Кәримнең 90 еллыгына багышлана. “Кичке табын” әсәрен сәхнәгә “Нур”ның баш режиссеры Әбелхәер Сафиуллин куйды.
Резеда Фәхруллина


1 октябрь кичендә “Нур” театрында 17нче иҗат мизгелендәге иң истә калырлык рольләр башкарган артистларны да хөрмәтләделәр. Әлеге эш “Кызыл таң” татар гәзите белән берлектә эшләнде. Шушы милли басма, берничә ел рәттән инде иң яхшы эшләргә бәя биреп, артистларга һәм режиссерларга “Җиңү алиһәсе” сынын тапшыра. “Оскар” йә “Ника” кебек үк дәрәҗәдә булмаса да, татар театрының “Җиңү алиһәсе”н алу да күңелле дип белдерә иҗат әһелләре.

Фаил Фәтхетдинов
Узган елгы сезондагы уңышлар өчен “Нур” театрына 9 “Җиңү алиһәсе” сыны тапшырылды. Артистлар Дамира Сәетова, Символ Гайнетдин- Агыйдельский, Миңнур Сәетова, Резеда Зарипова, Айрат Фатыйхов, Резеда Фәхруллина, Рөстәм Салихов алды бу юлы әлеге дәрәҗәле бүләкне.

Шулай ук “Иң яхшы спектакль” номинациясендә “Җиңү алиһәсе” сыны “Су юлы” әсәрен язган драматург Нәҗип Асанбаевка һәм аны сәхнәгә куйган режиссер Илдар Вәлиевка насыйп булды. Бүләкләрне “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов һәм редакциянең башка журналистлары тапшырды.
XS
SM
MD
LG