Accessibility links

Кайнар хәбәр

Подрабинекны яклап имза җыю башланды


Көнчыгыш Европаның демократия институты Русия журналисты һәм хокук яклаучы Александр Подрабинекны Кремль яклы яшьләр хәрәкәте эзәрлекләвеннән яклап имза җыю эшен башлады.

Бу чара “Александр Подрабинекның яшәргә һәм язарга иреге” дип атала.

“Русиядәге бәйсез журналист, хокук яклаучы һәм совет чорының сәяси тоткыны Александр Подрабинекка мәкаләсе чыкканнан соң үлем белән янаулар булган. Хөкүмәт яклы яшьләр оешмалары ул эшләгән газетага басым ясый, гаиләсен куркыта.

Русиядә журналист Анна Политковская һәм хокук яклаучы Наталья Эстемирова үтерелгәннән соң без Кремльдән килгән мондый янауларны игътибарсыз калдыра алмыйбыз. Без "игълан ителгән" үлемне туктатырга телибез”, диелгән мөрәҗәгатьтә.
XS
SM
MD
LG