Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербурда Анна Политковскаяны искә алдылар


Петербурда Анна Политковскаяны искә алу чарасын “Яблоко” фиркасенең яшьләр хәрәкәте оештырды.

“Соңгы дистә елда Русия үтерелгән журналистлар санына караганда икенче урынга менде. Сүз иреге дәрәҗәсендә Русия Мексика белән Эфиопия арасындагы 141 урынны алып тора,” диелгән урамда таратылган кәгазьләрдә.

Урам җыены шәһәр прокуратурасы каршында узды. Шул ук вакытта анда “Наши” хәрәкәте тарафыннан эзәрлекләнгән Александр Подрабинекны яклап урам җыены узган.

Анна Политковская истәлегенә багышланган тагын бер чара Петербурда бүген кич үтә. Анда сәяси чыгышлар һәм чакырулар булмаячак, бары тик чәчәк һәм шәмнәр тотып искә алу булачак, дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG