7
Казанда яшәүче Гөлсинә ханым агач утырту мөселманнарга савап, ди. - Уразаның соңгы көнендә Казанда “Сознание” җәмгыяте башлангычы белән “Рамазан агачын” утырту оештырылды. Әлеге җәмгыятькә төрле уку йортында белем алучы мөселман яшьләре керә. Алар агач утырту акциясе турындагы мәгълүматны интернет аша таратты.
Бу чарада барлыгы 210 агач (каен, нарат, миләш, гөлҗимеш) утыртылды. Анда барлыгы 75-ләп кеше катнашты. Ир кешеләр һәм хатын-кызлар аерым төркемнәргә бүленеп эшләде.