Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстандагы шартлауда 50дән артык кеше үлде


Пакстанның Пәшавәр шәһәрендә базар мәйданында булган интихар һөҗүмендә 50дән артык кеше үлде. Фаҗигадә шулай ук 100дән артык кеше яраланган.

Вакыйганы күргән шаһитләр, эченә бомба төялгән машина шартлау белән, якын-тирәдәге машиналарның зур зыян күрүен әйтте. Җирле мәгълүмат чаралары җимерелгән автобус калдыкларын күрсәтте.

Һөҗүмдә җәваплыкны әлегә үз өстенә алучы булмады.

Агымдагы шартлау март аеннан бирле илдә күрелгән иң зур һөҗүм дип санала. Март аенда илнең төньяк-көнбатышында бер мәчеттә булган шартлауда 50дән артык кеше һәлак булган иде.

Пакстанның көньяк-көнбатышында урнашкан Пәшавәрдә, хөкүмәткә каршы торган Талибан һәм әл-Каидә кебек гыйсьянчы төркемнәр еш һөҗүм оештыра.
XS
SM
MD
LG