Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүгә - “Алтын көз”гә


Башкортстаннан зур гына вәкиллек Мәскәүгә эш сәфәренә китте. Авыл хуҗалыгы эшчәннәре анда “Алтын көз” күргәзмәсендә катнаша.

Күпчелеге авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче күмәк хуҗалыклар, фермерлар һәм эшкәртүче сәнәгать ширкәтләре вәкилләре тәшкил итә андагы кешеләрне. Башкортстанлылар Мәскәүдә ачылган XI “Алтын көз” агросәнәгать күргәзмәсендә күмәк катнаша. Әлеге вәкиллеккә Башкортстан хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Шамил Вахитов җитәкчелек итә.

140 квадрат метрдан артык мәйдандагы берлектәге экспозициядә башкортстанлылар һәртөрле юнәлештәге малларын тәкъдим итәчәк. Иң эре ширкәтләр арасында Уфаның “НУМИК”, “Башптицепром”, “Башспирт”, “Уралагро” кебек дистәләрчә киң билгеле ширкәтләр чираттагы тапкыр үзләренең иң яхшы продукцияләре белән таныштырачак.

Шулай ук машина төзүчеләр дә үз техникаларын күрсәтә Мәскәүдә. “НефАЗ” ширкәте белән Туймазыдагы бетон ташу автомашиналары җитештерү ширкәте үзләренең иң яхшы техника һәм корылмаларын күрсәтә күргәзмәдә. Башкортстан ширкәтләре һәм хуҗалыклары елның-елы шушы күргәзмәдә байтак бүләкләргә лаек була. Быел да “Алтын көз”нең медальләргә һәм дипломнарга бай булачагына шикләнми алар.
XS
SM
MD
LG