Accessibility links

Кайнар хәбәр

Домодедовода түләүле юл төзүгә каршы чара үтте


Мәскәү – Мәскәү янындагы Домодедово шәһәрендә 200гә якын кеше Мәскәү-Сочи түләүле машина юлы төзүгә каршы протест чарасы үткәрде.

Азатлык хәбәрчесе әйтүенчә, чарада катнашучылар 2007 ел шәһәр референдумы карарын үтәүне таләп иткән. Ул референдум вакытында Домодедово халкының 95 проценты түләүле юл төзүгә каршы тавыш биргән булган.

Шәһәр идарәсе бинасы каршында үткән митингта җирле халыктан тыш, “Яблоко” партиясе вәкилләре дә катнашкан.
XS
SM
MD
LG