Accessibility links

Кайнар хәбәр

Польша президенты Лиссабон килешүен имзалады


Варшау – Польша президенты Лех Качински Европа Берлегенең идарә төзелеше турындагы Лиссабон килешүенә кул куйды.

Имзалау тантанасында чыгыш ясап, Качински, Европа Берлеге ишекләре яңа илләр, шул исәптән, Украина белән Грузия өчен дә ачык булырга тиеш, диде.

Имзалау тантанасында Еврокомиссия башлыгы Жозе Мануэль Баррозу, Европарламент рәисе Ежи Бузек, Берлектә хәзерге вакытта рәислек иткән Швеция премьер-министры Фредрик Ренфельд катнашты.

Польша Лиссабон килешүен раслаган Европа Берлегенең 26-нчы иле булды.

Документ гамәлгә керсен өчен аны тагын Чехия президенты Вацлав Клаусның имзалавы кирәк.
XS
SM
MD
LG