Accessibility links

1552 ел: Хәтерлибезме?


1552 елның октябрендә татарларга ни булды? Асылда бу бетә башлауның башы булды. Татарлар дәүләтчелеген, шуның белән матди һәм мәгънәви көчен, горурлыгын югалтты. Алар үтерелде, таланды, сөрелде.

Казан ни сәбәпле бирешкән - үзара талашып яткангамы, белем һәм технологияне үзләштерә алмагангамы, әллә инде руслар бик көчле булганганмы? Татар халкы моннан сабак алганмы? Ислам динен тоту халкыбызны саклап калуның бер ысулы булганмы, әллә инде халкыбызны тагында мескенләштергән генәме? Киләчәгебез бармы?

Менә шушы һәм аңа охшаш йөзләгән сораудан ниндисенә җавап таба алдык? Җаваплар бу көннәрдә Казанда да, олы татар дөньясының башка почмакларында да эзләнә. Төркиядә дә Истанбул белән Анкарада кечерәк чаралар белән булса да Казан шәһитләре искә алынды. Башка җирләрдә дә моңа охшаш җыелышлар булып үтте дигән хәбәрләр бар.

Казан халкы асылда һәр көн юлдан узганда матәмне дә, бәйсезлекне дә берүк урында - Казан Кремлендә урнашкан Сөембикә манарасы белән Кол Шәриф мәчете сыйфатыларында күрә. Беренчесе - безнең коллыкка төшү, икенчесе исә бәйсезлек чоры символыбыз. Халыкка алар тарихны хәтерләтәме, халык бу архитектура әсәрләреннән тәэсирләнәме?

Ихтимал аз. Чөнки халыкның тарих белән бавы, бәйләнеше өзелгән, үткәнен белми. Тик анда-монда мескен Сөембикә дип күз яше агызу белән кәнагәть булу җитә кебек. Сөембикәне руслар да ярата торгандыр, нигә дисәк ул татар халкының нинди мескен хәлдә калуын сурәтли бит.

Дөняда коллыкта калган башка халыклар булмадымы? Булды һәм байтак булды. 21нче йөздә дә аларның саны бәлкидә йөзгә җитте. Күбесе азсанлы халыклар булса да, араларында саннары миллионнардан ашкан татарлар кебек халыкларда бар. Мисал өчен, Һаагда 1991нче елда төзелгән UNPO, ягъни “Вәкиллек ителмәгән милләтләр һәм халыклар оешмасы”на бүгенге көндә 57 милләт-халык әгза.

Узган елларда татар-башкортлар да әгъза иде, ләкин алар нигәдер мандатларын төшергәннәр. Бу эш белән шөгельләнүче юк. Ә Русиядән коми, мари, удмурт, чиркәсләр, чечен, тува, бурятлар һаман да әгъза. UNPOның принцибы буенча, бирегә үз хокукларын тыныч юллар белән даулаган халыкларның вәкилләре кабул ителә.

Татар-башкортларның әгъзалыгына ни булган соң? Әллә инде татарлар белән башкортлар бәйсезлек өчен коралга ябышкан идеме? Әллә үзләре ташлап киттеме алар оешманы? Табигый икенчесе. Чөнки аларга, әгәр дә бу эштән ваз кичсәгез, Истанбулда берәр вәкаләтле вәкилчелек ачарсыз дип әйтелгән булуы зур ихтимал.

Мәгълүм ки, бездә берәр эш рәсми рәвештә оештырылмаса, аңа диккәтне җәлеп итеп булмый. Казан шәһитләрен, яки бәйсезлек көрәшебезнең тыныч билгесе, 1918нче елда ирекле сайлаулар аркылы сайланып Уфада ачылган “Эчке Русия һәм Себер мөселман төрек-татарларының Милләт Мәҗлесен” искә алабыз дисәгез, кемне дә кызыксындырып булмый.

Беренчедән, бу тарихны халык белми, икенчедән ил хуҗалары мондый котыртучы фактларның искә төшерелүен теләмиләр. Бу рухта тәрбияләнгән халык үз сәяси һәм мәдәни хокукларын еллап түгел, көнләп югалта. Ул хәзер һәммә нәрсәгә “бәрәкалла!” дип әйтергә генә күнеккән.

Асылда чит басым астында яшәү һичбер халыкның да язмышы түгел. Моны Алтын Урда хакимиятеннән котылган руслар бик яхшы белә. Үзләре башкаларны яулаган руслар, икенче яктан башка халыкларның азатлыгына да сәбәпче булганнар иде.

Мисал өчен, греклар 1829нчы елда госманлы-рус сугышы нәтиҗәсендә, романннар, серблар, болгарлар - 1878нче елгы сугыш аркылы бәйсезлек казанды. Аларның кайберләре госманлы кулы астында дүрт гасырдан артык калган иде.

Шулай итеп алар үз бәйсезлегенә читтән тыкшыну аркасында, госманлының бу очракта русларга оттыруы сәбәпле бәйсезлеккә иреште. Ләкин аларның барысы диярлек аңа кадәр дә бертуктаусыз гысян күтәреп торды. Чөнки аларда милли рух бар иде. Аларга бу рухны исә үз чиркәүләре бирде. Алар халыкка дин кагыйдәләрен генә түгел, милли үзенчәлекләрен дә өйрәтеп торды.

Патша чорында Русиядә дә мөслеманнарга дини ирек, хәтта дини хокук танылды. Ләкин безнең муллалар, төрекләргә каршы торган православ чиркәүләрдән аермалы буларак, татарга дин белән бергә милли рухны, тәрбияне димәк бирә алмадылар. Бугенге көндә дә руханиларыбызның халыкка милли тәрбия биргәнен күрсәтүче ишарәләр юк. Алардан күбрәк "Исламда милләт юк" дигән тәкәббер сүзләр генә ишетелә.

Халык үз җитәкчеләреннән, мәгариф системасыннан, мәчетенән шул милли тәрбияне алмаса, каян белсен инде ул тарихының нинди булганын, үзенең кем икәнен?

Сабантуйга бирелгән әһәмиятнең йөздән бер өлеше генә тарихи вакыйгәләребезне искә алуга бирелсә иде, Хәтер көнендә һәрбер татар бәлки Казан өчен шәһит киткәннәрнең рухы өчен һичюгы өендә дога укытыр иде. Асылда моны башкарган халыклар байтак. Алар үткәннәрен диаспорада яшәсәләр дә онытмыйлар, балаларына оныттырмыйлар.

Мисал өчен, әрмәннәр Төркияне һәр ел саен 24нче апрелдә генодцитта гәепләүдән ваз кичмиләр. Бу да аларның кая гына яшәмәсен, әрмән булып калуына сәбәп булды. Яһүдләр исә дөньяның һәр илендә диярлек антисемитизм кануннарын чыгаруга ирештеләр.

Бәлки татарлар әрмәннәр яки яһүдләр хәтле аңлы түгелләрдер, ләкин ничек кенә булмасын, үзләренең күпгасырлы тарихы булуын гына аңларлык акыллары бардыр. Үзебезне ничек кенә хурласак та, татарлар арасыннан чыккан күп кенә зыялыларыбыз, укымышлыбыз, зур урыннарга ирешкән шәхесләребез җитәрлек. Милләтне туплаучы идеяләр нәкъ алардан килергә тиеш.

Берүк вакытта тарихны искә алу өчен гауга-талаш куптару да шарт түгел. Бабаларыбызны, аларның язмышларын өйрәнү, аңлату, искә алу өчен җитәкчеләрдән рөхсәт кирәкми. Мәдәниятеңне яшәтү, үстерү теләгәңне генә күрсәтергә кирәк. Барлык мәдәни, алга киткән халыклар шуны эшли. Моны җитәкчеләр, чиновниклар, муллалар эшләсен дип көтсәк, күп көтәрбез. 19 гасырда болгарларны руслар коткарды, әмма безләрне коткаручы әлегә күренми. Нәтиҗәдә һәр халык үз язмышын үзе билгели.

Үз парламентында татар депутаты татарча сөйләми, туган телдә чыккан матбугатны укымый, татар булудан ояла икән - мондыйлар белән татар халкының хәле тагын да начараячак кына.

Шиксез бер көн татарлар да ирекле дөнья әгзасы булыр, ләкин кайчан һәм ничә татар бу бәхеткә ирешәчәк - моны белеп булмый. Шулай да, инде 467 ел золым, басым астында түзгән икән, бәлкем саны азаеп та бер көнне иреккә чыгар дип ышанасы килә. Милләтләрнең бәйсезлек чоры әле 20нче гасыр урталарында ук башланды, һәм бернинди көч тә бу куәтле тәрәккиятне туктата алмады. Фактлар моны яхшы күрсәтә: 1945нче елда Берләшкән Миллләтләр Оешмасында 51 генә бәйсез ил әгъза булса, буген аларның саны 192гә җитте.

Милләтнең тарихи хәтере бик көчле бер фактор, Хәтер көне татарларга менә шуны истә тоту һәм аның тирәнлеген аңлау мөмкинлеген бирә.

Профессор Надир Дәүләт
Истанбул, Төркия

Комментар бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашын чагылдыра
XS
SM
MD
LG