Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эрдоган Әрмәнстанны Таулы Карабахтан китәргә чакырды


Анкара – Төркия премьер-министры Рәҗәп Эрдоган Әрмәнстанны Азәрбайҗанның басып алынган җирләреннән китәргә чакырды. Әгәр Таулы Карабах низагы хәл ителмәсә, Төркия Әрмәнстан белән чикләрне ачу турындагы килешүен расламаска мөмкин, диде ул.

Шимбә көнне Төркия һәм Әрмәнстан рәсмиләре Швейцариянең Цюрих шәһәрендә ике ил арасында дипломатик мөнәсәбәтләрне яңарту һәм чикләрне ачу турында килешү имзалаган иде.

Төркиянең тарафдары саналган Азәрбайҗан моңа кискен тәнкыйть белдерде. Азәрбайҗан тышкы эшләр министрлыгы белдерүендә әйтелгәнчә, Таулы Карабах мәсьәләсе хәл ителми торып, Анкараның Ереван белән мөнәсәбәтләр яңартуы Төркия белән Азәрбайҗан арасындагы тугандаш мөнәсәбәтләргә тап төшерәчәк.
XS
SM
MD
LG