Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда шартлаудан 24 кеше үлде


Пакстанның Сват үзәнлегендә бомба шартлаудан 24 кеше һәлак булды, дистәләрчә кеше яраланды.

Төньяк-көнбатыштагы Шангла районында хәрби машинага бомба белән интихарчы һөҗүм иткән дип шикләнелә.

Пакстанда узган атна ахырында Армия идарәсенә һөҗүм өчен җаваплылыкны Пакстандагы Талибан үз өстенә алды. Ул һөҗүм нәтиҗәсендә 19 кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG