Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия сайлауларында канун бозулар хәбәр ителә


“Тавыш” исемле сайлаучылар хокукларын яклаучы оешма Русиядә 11 октябрьдәге сайлаулар киңкүләм канун бозулар белән үтте ди.

Оешма җитәкчесе Лилия Шибанова Мәскәү шәһәр думасына сайлауда сайлау тартмасына ялган бюльлетеннәр ташлау да, кешеләрне беркетмә таныклыклары белән автобусларда алып килеп сайлату да булды диде.

Аның әйтүенчә, кайбер урыннарда күзәтүчеләргә протоколларны бирмәгәннәр яки гомумән сайлау урыннарыннан куып чыгарганнар.

“Тавыш” оешмасы вәкилләре Тула, Әстерхан, Курган, Иркутски, Чиләбе өлкәләрендәге һәм Мәскәү белән Мәскәү янынады сайлауларны күзәтте.
XS
SM
MD
LG