Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һәм Кытай газ турында беренчел килешү имзалады


Мәскәү белән Пекиң Кытайга Русия газын сату турында беренчел килешү имзалады.

Русиянең Газпром ширкәте белән Кытай дәүләт нефть ширкәте арасындагы килешү Русия премьер-министры Владимир Путинның Пекиң сәфәре барышында имзаланган күп кенә килешүләрнең берсе.

Газпром башлыгы Алексей Миллер әйтүенчә, килешүдә Кытайга елына 70 миллиард шакмак метр газ сату турында сүз бара. Әмма анда газның бәясе билгеләнмәгән һәм тәгаен килешү булмаган.

Сишәмбе шулай ук Русия белән Кытайның башка ширкәтләре һәм рәсмиләре 3.5 миллиард долларлык килешүләр имзалады. Алар арасында тагын Кытай банкларының Русия банкларына 500-әр миллион долларлык 2 кредит бирүе турында килешү дә бар.

Путин Мәскәү белән Пекиң арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруның 60 еллыгына багышланган чыгышында Русия Кытай белән мөнәсәбәтләргә бик зур әһәмият бирә диде.

"Безнең уртак байлыгыбыз ул үзара ныклы ышаныч, Русия белән Кытайның милли мәнфәгатьләренең ныклап бергә үрелгән булуын ачык аңлау", - диде Путин.
XS
SM
MD
LG