Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сызранда төбәк рухи-мәдәни берлек оештырдылар


“Бердәмлек” газетның 40-нчы санында Самар мөфтиятенең имам вә ахуны Илгизәр Сәгъдиев Диния нәзарәтенә кагылган чәнечкеле фикерләр урнаштырды.

Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев Сызран шәһәрендә имамлык итә, андагы мөхтәсибәтне дә җитәкли. Шуның өстенә ул быел Тәлгать Таҗетдин тарафыннан Самар мөфтиятенә ахун иттереп тә билгеләнде. Ахун бик зур дәрәҗә, Илгизәр хәзрәт Сызраннан гаиләсе белән кайтып Самарда яши дә башлаган иде. Мөфти белән уртак тел таба алмагангамы тору урынын тиз генә киредән Сызранга алмаштырды. Ләкин ахун вазыйфаларын үтәүне туктатмады.

Дин әһелләре тирәсендә беркайчан да зур тынычлык күзәтелмәсә дә, газет битендә ачыктан-ачык бер-берсенә канәгатьсезлек белдерү әле беренче мәртәбә күренә. Тулы бер битне алган әңгәмәнең исеме “Дин һәм милләт – аерылгысыз төшенчәләр” дип атала. Илгизәр хәзрәт кыю-кыю фикерләр әйтә һәм үзенең диндәш коллегаларын чыбыркылап ала. ”Ишаннар булган – “фишан”нар булган, имамнар бар – “имәм”нәр бар, мөфтиләр бар – “фөфти”ләр бар", ди ул. Фәлсәфи уйларыннан соң нәтиҗә, йомгак ясап: “Бүген безнең җәмгыять остаз булырлык, элеккеге суфилар, ишаннар кебек күңелләре пакъ, чиста имамнарга мохтаҗ”, ди.

Бүгенге милли-мәдәни чараларда муллалар катнашмыйлар, хәтта үткәргән бәйрәмнәр турында “мәҗүсилек” мөһерен чәпиләр. Илгизәр хәзрәт бу мәсьәләдә үз кыйбласын тота. Аның фикере: “Дин әһелләре дин эшләре белән генә чикләнмичә, милли җәмәгатьчелек үткәрә торган бөтен чараларда да – концертмы, Сабан туемы, Нәүрүзме – актив катнашырга тиешләр һәм ул үрнәк итеп Сызранны куя. Сызранда барлык татар җәмгыятьләрен, эшкуарларын, дини мөхтәсибәтне берләштереп рухи мәдәни берлек оештырып яталар. Аның җитәкчесе итеп Сызран шәһәр Думасы депутаты Илдус Гыйльмановны сайлап куйганнар.

Ахун буларак Илгизәр Сәгъдиев Самарда өлкә мөхтәрияте оешкач региональ Диния нәзарәтен дә мөхтәрияткә кертергә тәкъдим ясый, дин һәм милләт бер-берсеннән аерылгысыз төшенчәләр, ди ул. Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев яңа фикерләр генә әйтеп калмый, ул әле күсәкнең саллы башын мөфтияткә дә күтәрә. “Яхшы итеп, күп чыгымнар куеп төзелгән мәчетләребездә бөтен хуҗалык эшләрен дә, дин мәсьәләләрен дә олы яшьтәге картларыбыз башкарып килгәндә яшьләребезне дин юлына тартып, намазлыкка бастырып булмаячак”, ди ахун Илгизәр Сәгъдиев.

Имам вә ахун Илгизәр Сәгъдиевның матбугатта чыгыш ясавын мөфтият ничек кабул итәр, анысын якын киләчәк күрсәтер.
XS
SM
MD
LG