Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда җиңелгән президент намзәте тикшерүгә дучар


Иран прокуратурасы реформачыл дин әһеле Мәһди Карубины төрмәдәге кайбер оппозиция вәкилләренең көчләнүе турындагы сүзләре өчен тикшерәчәк.

ИРНА рәсми хәбәр агентлыгы белдерүенчә, махсус юридик комитет бу турыда җинаять эше ачып аны прокукратурага тапшырган.

Июнь аендагы президент сайлауда 4-нче урын алган Каруби сайлау нәтиҗәләренә ризасызлык белдереп урам җыеннарында катнашкан өчен тоткарланганнарның кайберләренең көчләнүе турында әйткән иде.
XS
SM
MD
LG