Accessibility links

Клинтон Русиядә журналистларны үтерүгә борчыла


АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Русия белән АКШ арасында Стратегик һөҗүм коралларын чикләү турында яңа килешүне әзерләү 5 декабрьгә тәмамланыр дип исәпләвен белдерде.

"Эхо Москвы" радиосына Клинтон шулай ук Русия җитәкчеләре белән очрашуларда Русиядә журналистларны үтерүләргә борчылу белдергәнлеге турында да әйтте.

Бүген Клинтон Казанга килә.

Сишәмбе президент Дмитрий Медведев белән очрашуда АКШ дәүләт секретаре Русия белән стратеник бәйләнешләрне ныгытуга өметләнүен белдерде.
XS
SM
MD
LG