Accessibility links

Кайнар хәбәр

Клинтон Казанга килде


АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Русия сәфәрен дәвам итеп Казанга килде.

Казан һава аланында аны Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев, премьер-министр урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева һәм Казан шәһәр башлыгы Илсур Метшин каршылады.

Һава аланында BBC һәм CNN телевидениеләренә интервью биргәннән соң Клинтон Казан кирмәненә юнәлде. Анда ул Шәймиев белән сөйләшә.

АКШ дәүләт секретаре шулай ук Казан дәүләт университетында студентлар һәм укытучылар белән очраша.
XS
SM
MD
LG