Accessibility links

Закиров Уфада Рәхимов белән очрашты


Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Уфада Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов белән очрашты.

Очрашуда Башкортстан белән Татарстан арасында мәдәният, мәгариф һәм фән өлкәсендә хезмәттәшлекне арттыру һәм тагын да ныгыту мәсьәләләре каралды дип хәбәр ителә.

Тарафлар шулай ук федераль үзәк белән милли мәдәният һәм мәгарифкә караган мәсьәләләрдәге сөйләшүләрдә уртак позиция булдыру турында килешкән.

Башинформ хәбәр агентлыгы белдерүенчә, Закиров Рәхимовка татарларга үз телләрен өйрәнүгә, мәдәниятләрен саклауга, балаларны татарча тәрбияләүгә барлык мөмкинлекләр булдырганы өчен рәхмәт белдергән.

Әмма Башкортстандагы күп кенә татар оешмалары республикада татарларның хокуклары кысылуга зарланып килә.
XS
SM
MD
LG