Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәтер көненә пародия


13 октябрь кичен татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре Хәтер көнен билгеләргә тиеш иде. Чара бина эчендә, түгәрәк өстәл артында узды.

Анда дүрт дистәгә якын кеше катнашты. Чарадагы төп чыгышлар Казанда узган Хәтер көне тәэсирләре белән бүлешү һәм аңа бәя бирүдән гыйбарәт булды. Аның бик оешкан төстә үтүе, башка еллардан халык күплеге белән аерылып торуы билгеләнде. Казанда узган чараны тикшерүгә сәгатьтән артык вакыт үткәч, берничә кеше: “Без дә бүген Хәтер көнен билгеләргә тиеш идек ич”, дип искә төшерде.
Айрат Гыйниятуллин


Шундый “ныклы хәтерлеләр” Татар иҗтимагый үзәгенең элекке рәисе Айрат Гыйниятуллин белән Башкортстан татарлары Конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Рәис Карачуриннар булып чыкты. Бары тик шуннан соң гына Хәтер көнен уздыру искә төште. Чакырылган төп чыгыш ясаучы килмәгән булып чыкты, шуңа “ни чарадан бичара” дигәндәй, Милли мәҗлес рәисе Марат Рамазанов Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабайның юмористик шигырьләрен укырга кереште.

Шуннан соң сүзне шагыйрь Фәрит Габдрәхим алды. Аның шигырьләре Казанның яулануы һәм татарның бүген дә мескен хәлендә булуы белән “көн кадагына туры килде”. Уфадагы Хәтер көне, әнә шулай, Хәтер көненә пародия рәвешендә узды.
XS
SM
MD
LG