Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа банкы икътисадый кимүнең зуррак булуын фаразлый


Европа төзекләндерү һәм тәрәккыять банкы үзәк һәм көнчыгыш Европа илләренең икътисадлары 2009 елда 6.3 процентка кимиячәк дип белдерде.

Элегрәк бу кимү 5.2 процент булачак дип фаразланган иде.

Әлеге яңа саннар киләсе айда тулысынча чыгарылачак хисапта китерелә.

Анда елның өченче чирегендәге уңай үсеш ишарәләре төбәктәге күп кенә илләрдә рецессиянең иң түбән ноктасына инде җиткәнлеген күрсәтә диелә.

Шулай ук 2010 елда үсеш тотрыксыз һәм өлешчә генә була ала диелә.
XS
SM
MD
LG