Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллылар Хәтер мизгелен тәкъдим итә


Узган ел Чаллыда Казанны саклап шәһит киткәннәрне искә алу чарасы узмады. Быел да “Азатлык” мәйданы буш иде.

Хәзер монда татар җәмәгатьчелеге өчен Хәтер мизгеле уздыруны тәкъдим итәләр. Чаллыда Хәтер көненең юкка чыга баруы 2006 елда башланды дияргә була. Бу елны ниндидер билгесез дип саналган берничә адәм, Хәтер көненә килгән ике дистәгә якын кешегә әлеге чараны уздырырга ирек бирми. Көрәкләр күтәреп килеп, халыкны тараталар. 2007 елда Хәтер көнен оештырган Милли Мәҗлес депутаты Фаик Таҗиевка административ җәза бирелә. Аңа 1000 сум акча түләтәләр. Хәзер инде Чаллыда Хәтер көне уздырылмый. Сәбәп нидә?

Шушы сорауга ачыклык кертү өчен 15 октябрьдә “Азатлык” радиосы хәбәрчесе милли хәрәкәтнең ике активисты белән Чаллының буш “Азатлык” мәйданында очрашты. Әңгәмә барышында Милли Мәҗлес депутаты Фаик Таҗиев:

“Соңгы ике елда сәяси-иҗтимагый вәзгыять тискәре якка үзгәрде. 2007 елда да гаеп табып, күтәреп чыккан шигарьләрне ошатмыйча, штраф салдылар. Шуннан соң сагайтты”, диде.

Хәтер мизгеле турында тәкъдим бар

“Без хәзер күбрәк эшкә чумдык. Сәясәт белән шөгыльләнүне дәүләт кешеләренә тапшырдык. Бөтен көчебезне Татарстанның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итүгә бирдек. Халык үз эшен эшләде, дәүләт җитәкчеләре аны дәвам итсен, дип тынычланып та калдык. Ләкин җитәкчеләребез әкрен-әкрен ирешкән уңышларны юкка чыгарып баралар.

Халыкның хәтер көнендә булмавына борчылып, Милли Мәҗлескә мөрәҗәгать белән чыктым. Хәтер көнен төгәл билгеләп, сәгать 12ләр тирәсендә “Хәтер мизгеле” уздырырга кирәк. Моның өчен Милли Мәҗлес карары кирәк. Бүген мин сәгать 12дә берүзем хәтер мизгелен үткәрдем. Казанны яклап шәһит киткәннәрне искә алдым. Халыкны мәйданнарга җыю мәҗбүри түгелдер. Хәтер мизгелен халык күңеленә сеңдерергә кирәк”, дигән тәкъдимне Мөнир Ситдыйков күтәрә.

"Азатлык" мәйданы

Хәбәрче Фаик Таҗиевка мондый сорау белән мөрәҗәгать итте: ”Чаллыдагы милли хәрәкәт эше турында сөйләгәндә даими рәвештә Ф. Бәйрамова, Р. Кашапов, Ф. Таҗиев, Т. Әхмәдишин, Д. Шәйхетдин, М. Ситдыйков һәм башка берничә кешене генә телгә алабыз. Курыкмыйча Хәтер көннәрен, башка милли чаралар оештырырлык дәвамчылар әзерли алмадыгыз, кебек.”

“Дәвамчыларга килгәндә, алар бар. Милләтне яклау өчен көрәшчеләр күп. Һәрберсенең үз эше бар. Хәтер көнен оештырырлык, сәләтле кешеләр дә җитәрлек. Дәүләттәге, республикадагы, шәһәрдәге иҗтимагый-сәяси вәзгыятьтә аларга җыеннар оештырып, органнарның игътибарын җәлеп иттерәсе килми. Шуңа да хәтер көне узмый. Мөнир Ситдыйковның Хәтер мизгеле турындагы тәкъдимен хуплыйм, ул Милли Мәҗлес сессиясендә каралырга хаклы. Аны халыкның аңына сеңдерергә кирәк. Бу - урам җыеннары һәм башка чараларга каршы килми. Хәтер мизгеленең көнен тәгаен билгеләү зарур”, дигән фикерне әйтте Фаик Таҗиев.

Чаллы ТИҮенә килгәндә, Хәтер көнендә алар Казанга баруны мәслихәт күрәләр. Быел Хәтер көне Түбән Кама каласы урамнарында да узмаган. ”Бездә Хәтер көнен оештыручыларга карата басым юк. Ләкин бу көнгә халык битараф, шунлыктан әлеге чараны уздырмыйбыз”, диде “Азатлык”ка Түбән Кама ТИҮ рәисе Хәлил Әюпов.

Хәтер мизгеле яһүдләрдә бар

Яһүдләр хәтер көнен 1951 елдан башлап яһүд календаренең нисан аеның 27 көнендә билгели. 2009 елда бу көн 20 апрельгә туры килде. Бу көнне билгеле бер вакытта хәрәкәт туктый, сиреналар яңгырый, кешеләр һолокостны искә ала.

Хәтер көнен уздыру карарын 1951 елда Израил премьер-министры кабул иткән, президент имзалаган.

Дөнья җәмәгатьчелеге исә икенче дөнья сугышы вакытында 6 миллионлап яһүднең тарафыннан үтерелүен 2005 елдан башлап 27 гыйнвар искә ала. Бу хакта БМО карары бар.
XS
SM
MD
LG