Accessibility links

Композиторлар корылтайга җыела


Башкортстан композиторлары бу якшәмбедә үзләренең корылтаен үткәрә. Анда башкарылган эшләргә хисап ясалачак һәм яңа идарә сайланачак.

Әлеге корылтай Башкортстан композиторлар берлегенең 70 еллыгына да туры китерелде. Шулай итеп ул тагын да тантанталырак төс ала. Шуңа күрә дә ул бары тик корылтай гына булмыйча, үз кысаларында мәдәни чараларны да колачлый. Корылтай чикләрендә Уфадагы театрларда тамашачыларга һәм корылтай кунакларына 5 концерт тәкъдим ителә. Аларның өчесе симфоник, икесе инструменталь көйләрдән әзерләнгән.

Башкортстан композиторлар берлеге идарәсе рәисе, танылган композитор Салават Низаметдинов корылтай уңаеннан журналистлар белән матбугат очрашуы оештырды. Аның сүзләренчә, Башкортстан композиторлары чираттагы корылтайга яңа иҗади табышлар һәм яңа әсәрләр белән килгән. “Ил күләмендә танылган композиторларыбыз, мактанырлык эшләребез бар”, - ди Салават Низаметдинов.

Шулай итеп бу атна азагы, якшәмбе көнне Уфада Башкортстан композиторлар берлегенең чираттагы корылтае булачак. Бүгенге көндә Башкортстан Композиторлар берлегендә 40тан артык композитор әгъза булып тора.


XS
SM
MD
LG