Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ирандагы шартлауда 30лап кеше һәлак булды


Алар арасында Инкыйлаб сакчылары гвардиясенең кимендә биш югары дәрәҗәле хәрбие дә булган. Террор гамәлен интиһарчы башкарган, дип хәбәр ителә.

Җирле мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, үлүчеләрнең берсе генерал Нурали Шоуштари булган.

"Алла солдатлары" дигән исем астында танылган сугышчылар төркеме шушы һөҗүм өчен җаваплылыкны үз өстенә алды. Рәсми мәгълүмат агентлыгы язганча, Инкыйлаб сакчылары гвардиясе җитәкчелеге рәсми җыелышта булган, сугышчы анда кереп үз-үзен шартлаткан.
XS
SM
MD
LG