Accessibility links

Кайнар хәбәр

Молдовада президент сайлаулары кичектерелергә мөмкин


Президент сайлауларын багучы парламент комиссиясе башлыгы тавыш бирү көнен 23 үктәбердән башка датага күчерү мөмкинлеге барлыгы турында әйтте. Ул, халыкара кануннар нигезендә сайлаулар кимендә ике нәмзәт арасында үткәрелергә тиеш, бер генә нәмзәт белән сайлаулар үткәрә алмыйбыз, диде комитет башлыгы Ион Плешка.

Әлегә президентлыкка бер генә сәясәтче дәгъва итә. Нәмзәт буларак Европа белән интеграция яклы Альянс вәкиле һәм Демократик фирка башлыгы Мариан Лупу теркәлгән.
XS
SM
MD
LG