Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы театры сезонны «Ярым ятларга кала» комедиясе белән ача


Чаллы татар драма театры 20нче сезонын башлады. Чаллылар спектакльләрен Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезгә дә күрсәтергә җыена.

Театр җитәкчелеге әйтүенчә, чит илләрдә яшәүче татарлардан чакыру булса, алар анда да барачак. Театрның 20нче сезоны, аның үзенчәлекләре хакында театрның директоры Рашат Фәйзрахманов таныштырды.

“Быелгы сезонны Рабит Батулланың “Ярым ятларга кала” дигән классик комедиясе белән ачып җибәрдек. 13 ноябрьдә театр һәм шәһәр тарихында беренче тапкыр чит ил драматургы Мольерның “Саран” әсәрен сәхнәгә әзерлибез. 2010 елның декабрендә безнең театрга 20 ел тула. Бу сезонга әзерлек башланды. Тамашачыларга Равил Сабырның “Абага алмасы ачы була”, Зөләйхә Минһаҗеваның “Без, без, без идек” драмаларын да тәкъдим итәбез”, диде ул.
Фаил Ибраһимов


Рашат Фәйзрахманов әйтүенчә, театр 20 сезонын Рабит Батулланың “Ярым ятларга кала” дигән классик әсәре белән башлап җибәрде. Ни өчен театр бу тамашаны сәхнәгә чыгарды? Баш режиссер Фаил Ибраһимов әйтүенчә, бу тамаша белән алар хәзерге тормышка бераз бәйрәм төсе бирергә омтыла.

“Киләчәктә безнең Оренбур, Уфа якларына барырга исәп бар. Мәскәүдә 3-4 көн тамаша күрсәтсәк тә, начар булмас иде.Төркиягә чакырсалар, бу чакыруны да кабул итәргә әзербез. Кризиска килгәндә, аның тискәре йогынтысы театр өчен булырга тиеш түгел. Кешенең үзендә рухи кризис булмасын, кеше торгынлыкка эләксә, аннан чыгару бик кыен. Без кеше өчен көрәшәбез”, ди Фаил Ибраһим.
XS
SM
MD
LG