Accessibility links

Уфа татар оешмалары Татар конгрессын кисәтә


Татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкиллләренең берлектәге утырышы булды. Анда Бөтендөнья татар Конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның Уфага сәфәре тикшерелде.

Утырышта берничә мәсьәлә аеруча кызу тикшерелде. Шуларның берсе - Бөтендөнья татар Конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның үткән атнадагы Уфа сәфәре. Ринат Закиров ул сәфәрендә Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов белән очрашкан иде. Анда Башкортстан татарларының корылтаен уздыру мәсьәләсе дә каралган. Очрашудан соң Закиров Башкортстан телевидениесе әңгәмә биреп, республика татарларының ихтыяҗлары канәгатьләндерүгә шатлануын белдерде. Ринат Закиров сәфәрендә Башкортстан татарлары Конгрессы башкарма комитеты әгъзалары белән очрашмады.

Татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре утырышында Ринат Закировның бу гамәлләре Башкортстан татарлары мәнфәгатен сату дип бәяләнде. Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Мәҗит Хуҗин 22 октябрь Башкарма комитетның шушы мәсьәләгә багышланган утырышы булачагын хәбәр итте. Аңа караганда, утырышта Ринат Закировның сәфәренә бәя биреләчәк, шулай ук, кайбер документлар кабул ителәчәк. Шуларның берсе - “Ринат Закировның Башкортстан татарларына каршы гамәлләре турында” дип аталачак. Мәҗит Хуҗин башкарма комитет утырышында Ринат Закировка ышаныч күрсәтмәү белдерелеүе ихтимал булуын да ирештерде.

Мәҗит Хуҗин
Утырышта каралган икенче мәсьәлә - башкорт оешмалары белән мөнәсәбәтне көйләү турында барды. Хәбәр итүебезчә, узган шимбә башкорт яшьләренең “Күк бүре” оешмасы Уфада мөстәкыйльлекне яклап каршылык чарасы уздырган иде. Анда күзәтүче буларак татар оешмалары вәкилләре дә катнашты.

Чарада Римма Якупова Татар иҗтимагый үзәге исеменнән бик кискен чыгыш та ясаган иде. Ул чыгышында: “Ил байлыгын яһүд милләте вәкилләре кулга төшерде”, дип белдерде. “Күк бүре” оешмасы җитәкчеләре Татар иҗтимагый үзәгенә бу чыгышның темага туры килмәве уңаеннан кисәтү ясаган. Татар оешмалары вәкилләре Римма Якупованы беренче тапкыр күрүләре һәм аның татар оешмалары вәкиле булмавы турында “Күк бүре”гә мөрәҗәгать юлладылар.

Утырышта башкорт җәмәгатьчелек оешмалары белән берлектә уртак чаралар үткәрү мәсьәләсе дә тикшерелде һәм уңай чишелеш тапты.
Чарада Мәҗит Хуҗин бер мәгълүмат ирештерде. Аның сүзләренчә, Башкортстанда эшләп киткән генераль прокуратура тикшерүчеләренә татар мәнфәгатьләре кысылуы, хокуксызлык, республика прокуратурасының канун бозулары турында документлар тапшырылган булган. Генераль прокуратура аларны Башкортстан прокуратурасына җибәргән. Мәҗит Хуҗин әлеге уңайдан Русиянең югары мәхкәмәсенә шикаять әзерләнүен ирештерде.
XS
SM
MD
LG