Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа мәхкамәсенең карары тәнкыйтьләнә


Европа кеше хокуклары мәхкамәсе Русиянең табигатьне яклаучы журналисты Григорий Паськоның мөрәҗәгатен кире каккан өчен тәнкыйть утына тотыла.

Элекке Русия хәрби диңгез флоты офицеры Пасько Русиянең нурланышлы калдыкларны диңгезгә ташлавын фаш иткән өчен 2001 елда ватанга хыянәттә гаепләнеп төрмәгә ябылган иде.

2003 елда азат ителгәннән соң ул Русияне сәяси сәбәпләр белән үзен эзәрлекләүдә гаепләде.

Әмма бу атнакичтә Европа мәхкамәсе Пасько ул чорда хезмәттәге офицер булган һәм дәүләт серләрен ачкан дип аның гаепләүләрен кире какты.

Журналистлар хокукларын яклаучы Чикләрне танымаучы хәбәрчеләр оешмасы мәхкамәнең бу карарын хөкем итеп табигатьне пычрату турында хәбәр итүчене җәзага тартуга гаҗәпләнүен белдерде.
XS
SM
MD
LG