Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда намзәтләр хакимият бүлешүне кире кага


Әфганстанда президент сайлауның икенче турында көндәшләр буларак катнашачак президент Хәмит Карзаи белән элекке тышкы эшләр министры Габдулла Габдулла хакимият бүлешү килешүе мөмкинлеген кире какты.

Карзаи моны АКШың CNN телевидениесе, Габдулла “Fox News” телевидениесе аша белдерде.

АКШ президенты Барак Обама идарәсендәге кайбер рәсмиләр Карзаи белән Габдулланың икенче тур сайлаусыз гына үзара килешү мөмкинлеген кабул итәчәкләрен әйткән иде.

20 августтагы беренче тур сайлау нәтиҗәләре тикшерелеп Карзаи өчен булган меңнәрчә тавыш гамәлдән чыгарылу сәбәпле президент өчен бирелгән тавышларның 50 проценттан артмавы ачыкланды һәм узган атнада икенче тур сайлау игълан ителде.
XS
SM
MD
LG