Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ходорковский кулга алынганга 6 ел


Русиядә ЮКОС ширкәтенең элекке башлыгы Михаил Ходорковский кулга алынганга 6 ел тулды.

Заманында Русиянең иң бай кешесе булган Ходорковский хәрәмләшү аша акча үзләштерүдә һәм салымнардан качуда гаепләнеп 8 елга төрмәгә хөкем ителде.

Ходорковский хакимиятнең аның ярлыкау өчен үз гаебен тануына өметләнүе турында әйтә.

Ул беркайчан да җинаять кылмаганлыгын һәм үзенә карата гаепләүләрне танымаячагын белдерде.

Якшәмбе Мәскәүдә бер йөзләп кеше аны яклап митинг үткәрде.
XS
SM
MD
LG