Accessibility links

Халыкара атом агентлыгы тикшерүчеләре Ирандагы эшен дәвам итә


Иранда булган Халыкара атом агентлыгы тикшерүчеләре бүген Кум каласы янындагы корылмаларда тикшерү эшләрен дәвам иттерергә мөмкин. Якшәмбе көнне тикшерүчеләр, әле яңа гына булуы турында игълан ителгән корылмада булды.

Атом программасы кысаларында тагын бер корылманың ачыклануы Көнбатыш илләренең борчылуларын арттырды. Алар Иран атом коралларын ясарга җыена дип шикләнә. Ил бу гаепләүләрне кире кага.

Үткән атнада Тәһран Халыкара атом агентлыгы тәкъдименә җаваб бирергә вәгъдә итте. Агентлык Иран өчен баетылган уран илдән читтә җитештерергә тәкъдим иткән иде.
XS
SM
MD
LG