Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда 10 кешедә A/H1N1 гриппы теркәлгән


"Роспотребнадзор" оешмасының Татарстан бүлеге хәбәр иткәнчә, республикада Яшел Үзән, Казан, Әлмәт һәм Түбән Камада шушы грипп йоктырган кешеләр ачыкланган. Алар инфекция хастахәнәләренә ябылган.

Барлыгы Русиядә бер меңгә якын кешедә шушы грипп вирусы булуы расланган. Бурятия республикасы 6 кешедә шушы A/H1N1 гриппы ачыклангач, гадәттән тыш хәл игълан итергә җыенуы турында белдерде.
XS
SM
MD
LG