Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран БМО планын нигездә кабул итәргә әзер


Иран дәүләт телевидениесе хәбәр иткәнчә, ил БМО планын нигездә кабул итәргә әзер, әмма аңа җитди үзгәрешләр кертергә тели. Әл-Әлам гарәп каналы, Иран үзенең җавабын ике тәүлек әчендә бирәчәк, дип хәбәр итте. Иранның нинди үзгәрешләр кертергә җыенуы турында әйтелми.

Башка мәгълүмат чаралары, Иран җиңелчә баетылган уранның күбесен читтә җибәрү тәкъдименә каршы булуы турында язып чыкты.

Карар өлгесендә җиңелчә баетылган уранны Русия һәм Франциягә җибәрелеп, анда медицина реакторлары өчен ягулык итеп файдалану каралган.

Көнбатыш илләре Иран атом программасы кысаларында атом коралларын ясарга тырыша дип шикләнә. Иран бу гаепләүләрне кире кага.
XS
SM
MD
LG