Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вәгыйзов сукбайларга ярдәм итәргә чакырды


Татарстанның кеше хокуклары өчен җәваплы вәкиле Рәшит Вәгыйзов Дәүләт шурасы депутатлары алдында сукбайларның хәле турындагы нотык белән чыкты.

Бер яктан сукбайлар медицина ярдәменә мөһтаҗ, аларга эш кирәк, сукбайлар акчалата ярдәмне, пенсияләрне ала алмый. Аларның ватандаш хокуклары үтәлми, ди Вәгыйзов. Шул ук вакытта, сукбайлар җәмгыятькә куркыныч тудыра, бу катламда канунсызлык хөкем сөрә, алар арасында хөкем ителгән кешеләр күп, сукбайларның чама белән унан бере туберкулез авыруын тарата, диде хокук яклаучы.

Рәшит Вәгыйзов, җәмгыять күрсәткән ярдәм бик аз сукбайга барып җитә, дип әйтә. 125 кеше сыйдырышлы 3 хастаханәгә йөзләрчә сукбай мөрәҗәгать итсә дә, бу бик аз сан, диде кеше хокуклары өчен җаваплы вәкил.

Шул ук вакытта, бу тормышка күп социаль сәбәпләр китерә ала. Ятим балалар, фатир алырга теләп алданган кешеләр сукбай хәлендә калырга мөмкин, диде Вәгыйзов.

Аерым алганда кеше хокуклары өчен җәваплы вәкил, сукбай кешеләргә ярдәм итүче дәүләт программасын эшләргә тәкъдим итә. Ул шулай ук, урамда калган кешеләрнең проблемаларын хәл итүгә иҗтимагый оешмаларны, эшмәкәрләрне җәлеп итәргә чакырды.
XS
SM
MD
LG