Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге ярлы илләргә 50 миллиард евро биреп бармакчы


Брюссельдә үтә торган Европа Берлеге җитәкчеләре саммитында, климат үзгәрүенә каршы көрәшкә ярлы илләргә ел саен 50 миллиард евро бүлеп бирү турында уртак карар кабул ителде. Әмма бу суммага кайсы илнең күпме өлеш кертүе әлегә билгеле түгел.

Европа Берлеге илләре 2020 елга һаваның җылынуына китерүче күмер газын чыгаруны 20% киметергә килешкән иде.

Саммитта шулай ук, Европа Берлегенең яңа президенты мәсьәләсе дә тикшерелә.

Пәнҗешәмбе көнне Европа илләре Чехиянең шартларын үтәргә ризалашты. Бу ил президенты Лиссабон килешүен имзаласа, Европа Берлеге илләрендә бу килешүне ратификацияләү тәмамланачак.

XS
SM
MD
LG