Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Европада Сталинны акламакчы


Европа басмаларында Сталинны мактаган язмалар барлыкка килергә мөмкин. Моның өчен Русия чит ил PR ширкәтләре белән килешү төзегән.

Русия Көнбатыш алдында акланырга тырыша төсле. Ник дигәндә, аның чит илнең иң яхшы пиарщикларны яллап үз дәрәҗәсен арттырырга тырышуын башкача аңлатуы кыен.

Бу көннәрдә Русиянең Европада үз имиджын яхшырту өчен махсус кампания башлавы мәгълүм булды. Ул аны “Яңалыклар” мәгълүмат агентлыгы ярдәмендә эшли дип әйтелә.

Әлеге кампаниянең максатлары - дөнья күләмендә Русияне бөек көчле дәүләт итеп күрсәтү һәм Иосиф Сталин фигурасының уңай ягын сурәтләү.

Килешү - I

Мәгълүмат чаралары язып чыгуынча, бу өлкәдә “Яңалыклар” агентлыгы иде PJI Companies дип исемләнгән ширкәт белән эш тә башлаган. Әлеге ширкәтнең Вашингтон, Лондон һәм Цюрихта үз вәкиллекләре бар. Шулай ук ул Брюссельдәге иң яхшы PR ширкәтләрне дә җәлеп итү күздә тотыла.

Килешү нигезендә, инде ноябрь азагында Мәскәүдә дәрәҗәле конференция уздыру каралган. Анда Арктика проблемалары, шул исәптән табигать байлыкларын чыгару һәм тирә-юньне саклау мәсьәләләре каралырга тиеш.

Килешү - II

EUobserver.com белдерүенчә, әле ширкәт белән төзелгән икенче килешү дә бар. Аның асылында Русияне Кушма Штатлар, Кытай, Европа белән беррәттән иң мөһим дөньякүләм мәсьәләләрне тикшерергә сәләтле ил итеп күрсәтү. Ягъни глобаль иминлек һәм энергетика өлкәсендә Русия дә сөйләшүләр алып бара алырлык дәрәҗәдә дип сурәтләү.

Әлеге килешү шулай ук СССР гамәлләрен икенче дөнья сугышына хәтле яисә аннан соң булсынмы, уңай итеп күрсәтүне дә күздә тота. Ягъни Русиянең күрше дәүләтләргә тәэсир итәргә тырышуы юкка түгел дигән караш туарга тиеш.

Сталинны мактау

Аерым алганда, килешүдә Сталинны уңай яктан сурәтләү истә тотыла.

Массакүләм мәгълүмат чараларында PR ширкәте җитәкчесенең PJI Companies вәкиле белән сөйләшүе китерелә. PR ширкәте: “Сез Сталин бик үк начар кеше булмаган дип тарихны киредән язуны күздә тотасызмы әллә?” PJI Companies җавабы: “Әйе, күпмедер дәрәҗәдә”.

PR ширкәте җитәкчесе сүзләренә караганда, инде тиздән Көнбатыш массакүләм мәгълүмат чараларында Сталинның уңай ягын тасвирлаган мәкаләләр урын алырга мөмкин.

Әлбәттә, Русиядә Сталинны аклап күрсәтү тырышлыклары инде күптәннән дәвам итә. Владимир Путин да президент тәхетенә утыргач 2002 елга кадәр генә сталин терроры корбаннары һәйкәлләренә чәчәкләр куйды, аннан соң бу истәлекле көнгә бөтенләй игътибар итми башлады. Киресенчә, рәсми даирәләрдә Сталинның гамәлләрен уңай тасвирларга керештеләр. Тарих дәреслекләрендә ул үз заманы өчен бик яхшы җитәкче булган дигән сүзләр язылды. Мәскәү метросында аңа һәйкәл кую тәкъдиме дә булды.

Бер карасаң, бу күренешләргә әллә ни аптырыйсы да юк кебек. Соңгы вакытта совет заманнары тәртипләрен кертү күренешләре инде Русиядә шактый чагылыш таба башлады. Мисал өчен, әле бу көннәрдә генә Петербур университеты чит ил белән эшчәнлеген бәйләргә теләгән хезмәткәрләр өчен яңа карар чыгарды.
XS
SM
MD
LG