Accessibility links

Кайнар хәбәр

Праваслаулар үз системасын булдырмакчы


Мәскәү патриархатында праваслау тәрбия бер өзлексез үрелеп барырга тиеш дип саныйлар. Алар махсус система булдырмакчы.

Костромада узган җыелышта синодның дини белем бирү бүлеге башлыгы епископ Зарайский Меркурий правослау яшәеш кешенең бөтен тормыш дәверендә өйрәнелергә тиеш дигән фикер җиткерде.

“Оешманың беренче бурычы нәкъ шуны күздә тотакан системаны булдыру тора”, диде ул.

Ягъни православ мәдәнияте һәм рухи-әхлакны өйрәнү 4-5 сыйныфта ярты еллык белән генә чикләнә алмый, дип саный епископ. Аның фикеренчә, бары тик еллар дәвамында гына әлеге курсларны өйрәтү рухи-әхлак үсешенә уңай нәтиҗә бирәчәк.

Рухи-әхлакый курслар әзерләгәндә, ул беренче чиратта уртак укытучылар әзерләү мәсьәләсен күтәрерәк кирәк дип саный. Һәм сөйләшүдә барлык традицион дин әһелләре катнашырга тиешлеген әйтә. Моннан тыш ул укыту эчтәлегенә игътибар бирү мөһимлеген әйтә.

“Русия белем бирү системасына чиркәү мәгарифен, ягъни правослау белемен мәктәпләргә яраклаштыруны без эшебезнең төп юнәлеше итеп саныйбыз”, ди Меркурий.

Мәскәү патриархаты вәкиле сүзләренчә, бу эш хакимият вәкиленең шәхси карашына гына нигезләнә алмый, ә кануни һәм финанс өлкәдә дәүләт ярдәмен таләп итә.

“Рухи-әхлакый тәрбия кебек мөһим булган чиркәү-дәүләт бурычларын хәл итүне шәхси карашка яисә эшмәкәрләрнең хәйрия ярдәменә генә калдыру бу һич кенә дә җитди түгел”, ди ул.

Мөселманнар ни уйлый?

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте нәкъ Дмитрий Медведев карарының тормышка ашуын көтә.

Нәзарәтнең мәгариф бүлеге җитәкчесе Габдрәшит Закиров сүзләренчә, әлеге концепцияне тикшерү өчен Татарстан мәгариф министрлыгына Мәскәүдән ике вәкил килгән булган.

“Нәкъ Татарстанда күп тәкъдимнәр ясала дип әйтте алар. Республикага зур өметләр баглый”, ди ул.

Закиров әйтүенчә, әлегә “Рухи-әхлакый тәрбия” курсы 4-5 сыйныфта ярты ел дәверендә генә укыту планлаштырылса, җыелышта билгеле булганча, киләчәктә аның югарырак сыйныфларда да дәвамы булырга мөмкинлеге әйтелгән.

Мөселманнар правослауларның бу өлкәдә өлгерлек күрсәтүләре белән килешә, кирәк икән үзләре дә бу системаны булдырырга әзер булуын әйтә.

“Татарстанда бер дин әһеле мәктәпләр өчен әдәп-әхлак нигезләрен эшләгән иде инде”, диде Закиров.
XS
SM
MD
LG