Accessibility links

Кайнар хәбәр

Габдулла: Карзаи хөкүмәте хокукый нигезгә ия булмый


Әфганстандагы бәхәсле президент сайлавында Хәмит Карзаиның төп көндәше булган Габдулла Габдулла Карзаи хөкүмәте хокукый нигезгә ия булмаячак һәм коррупцияне авызлыклый алмаячак диде.

Элекке тышкы эшләр министры Габдулла Үзәк сайлау комиссиясенең Карзаины сайлауда җиңүче дип иглан итүенең хокукый нигезе юк диде.

Габдулла бу атна ахырына билгеләнгән икенче тур сайлау гадел булмаячак дип көрәштән чыкканнан соң, бу атнада Карзаиның яңадан президент булып сайланганлыгы игълан ителде.
XS
SM
MD
LG