Accessibility links

Кайнар хәбәр

Америкада атышу фаҗигасе уңаеннан әләмнәр төшерелде


Вашингтон – Американ президенты Барак Обама, хәрби ныгытмада атышу фаҗигасе уңаеннан, киләсе чәршәмбе Ветераннар көненә кадәр Ак Йортта һәм башка федераль оешмаларда әләмнәрне төшерергә фәрман бирде.

Атнакич көнне Техас ныгытмасында хәрби психиатр булып эшләгән Нидал Мәлик Хәсән 13 кешене атып үтерде. Үзе җавап утыннан яраланган хәлдә хәзер хастаханәдә ята.

39 яшьлек Хәсән фәләстин мөһаҗирләре гаиләсеннән, Америкада туган, соңгы вакытта хезмәттәшләре белән проблемнар булуга зарланган. Якын арада Әфганстан йә Гыйракка җибәреләсе булган.

Кайбер шаһитлар әйтүенчә, атыр алдыннан ул “Аллаһу әкбәр” дип кычкырган.

Президент Обама, фаҗига җентекләп тикшерелми тотып, ашыгыч нәтиҗәләр ясамаска чакырды.
XS
SM
MD
LG