Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү Иранга яңа чикләүләрне хупларга мөмкин


Мәскәү – Русия президенты Дмитрий Медведев Мәскәүнең Иранга кертеләсе яңа чикләүләрне хуплау ихтималын белдерде.

Германиянең Шпигель басмасына биргән әңгәмәсендә ул, әгәр Тәһран атом сөйләшүләрендә “конструктив караш” алмаса, “һәрнәрсә мөмкин” диде.

Берүк вакытта Медведев Русиянең Иранга уран баетып бирергә әзер булуын раслады.

Иранның уранын башка илдә баету тәкъдимен БМО да хуплаган иде. Шимбә көнне Иран парламентының иминлек комитеты башлыгы Галәветдин Боруҗерди, Иран үзенең уранны башка илгә бирергә теләми, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG