Accessibility links

Кайнар хәбәр

Октябрь инкыйлабының 92 еллыгы билгеләнде


Мәскәү – Русия шәһәрләрендә бүген Октябрь инкыйлабына 92 ел тулу уңаеннан урам җыеннары үтте. Бу чараларны коммунистлар партиясенең җирле бүлекчәләре оештырды.

Мәскәүдә үткән митингта берничә мең кеше катнашкан. Коммунистлар җитәкчесе Геннадий Зюганов анда чыгыш ясап, Русия җитәкчелеге алып барган сәясәткә тәнкыйть белдергән.

Бу митингтан соң “Сул фронт” хәрәкәтенең берничә активисты тоткарланган. Интерфакс хәбәр итүенчә, алар Кызыл мәйданга үтергә тырышканда тоткарланган.

Шундый ук чаралар бүген Казан, Уфа һәм Сембердә дә үткән. Сембердә узган чаралар турында безнең язма.
XS
SM
MD
LG