Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ түбән пулаты сәламәтлек реформасын раслады


Вашингтон – Кушма Штатлар конгрессының түбән пулаты президент Барак Обама тәкъдим иткән сәламәтлек системында реформалар үткәрү турында канун өлгесен раслады.

220 конгрессмен уңай, 215е каршы тавыш биргән. Хәзер бу документны Сенат карарга тиеш булачак.

Сәламәтлек системында соңгы 40 елда иң зур реформалар медицина өлкәсендә хезмәт күрсәтү бәяләрен төшерүне, моңарчы иминиятләре булмаган 36 миллион американга иминият бирүне күздә тота.
XS
SM
MD
LG