Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы коммунистлары бүленде


Рифгат Мифтахетдинов
Рифгат Мифтахетдинов

Чаллыда октябрь инкыйлабының 92 еллыгы уңаеннан урам җыены ике урында узды. Бу вәзгыятьне КПРФ вәкилләре “Бердәм Русия” фиркасе тыкшынуы дип бәяләде.

7 ноябрь көнне иртәнге сәгать 10да үзләрен Русия коммунистлар фиркасенең Чаллы бүлеге җитәкчеләре дип атаган бер төркем кеше урам җыены оештыра. Сәгать 11дә Чаллы коммунистларының икенче бер төркеме инде башка урында тагын бер урам җыены җыя. Әйтергә кирәк, икенче төркем коммунистлары Чаллыда төп төркем булып санала. Алар 1990 еллардан бирле шәһәрдә үз эшчәнлекләрен алып баралар. Коммунистларның яңа оешмасы барлыкка килү хупланмый.

Урам җыенында чыгыш ясаучылар яңа көндәшләренә мондый бәя бирделәр: “Бердәм Русия” фиркасе безнең арага олигархларны кертә. Шуның белән безне таркатырга, алдагы сайлауларда коммунистлар исеме белән үз депутатларын удзырырга тели”, диде КПРФ вәкиле Илдус Камалов “Азатлык”ка.

Чаллыда коммунистларның беренче урым җыенында 150гә якын кеше катнашса, икенче җыенда 250 чамасы кеше булды. Халык урамга ни өчен чыга? Югыйсә, Русия президенты Дмитрий Медведев, премьер министр Владимир Путин пенсионерларның тормыш хәлен яхшырту турында даими белдереп тора бит. Урам җыенына килгән Александр Чурин:
Александр Чурин


“Мин бүгенге хакимияткә ризасызлык белдерергә килдем. Совет хакимияте зур шәһәрләр төзеде. Хәзерге демократлар бернәрсә төземәде. Пенсияне арттыру дигән нәрсә дөрес түгел. Бәяләр аннан күпкә тизрәк арта. 10 сум элекке 10 тиенгә тигез”, ди ул.

“Владимир Путин гел пенсияләрне арттыру турында әйтә. Ләкин ул бәяләрнең коточкыч үсүе турында берни әйтми. Пенсия 40%ка арта икән, товар, ризык бәяләре 150%ка арта. Фатирлар юк, пенсионерларны автобуска утыртмыйлар. Урамда эчүчелек, наркомания. Урманнарга да кереп булмый. Хәзер олигархлар гына яхшы яши. Болай булырга тиеш түгел!”, диде Наилә Фазлиева.

Коммунистлар җыенында Ульянов Ленинга охшаган бабай да бар иде. Ул шактый кешенең, шул исәптән журналистларның да игътибар үзәгендә булды. Ленинга охшаган кеше Чаллы ТИҮ вәкиле Рифгат Мифтахетдинов булып чыкты.
XS
SM
MD
LG